Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсендә «Милләтебез хәзинәләре - Себер сандыгында» этномәдәни фестивале уза
2026 елның 6-16 августында Новосибирск өлкәсендә «Милләтебез хәзинәләре - Себер сандыгында» балалар этномәдәни фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
10 көн дәвамында балалар татар теле, вокал, кулинария һәм милли бию дәресләренә йөриячәк, гамәли сәнгать һәм рәсем сәнгате буенча иҗат остаханәсендә шөгыльләнәчәк. Шулай ук аларны татар халкы мәдәнияте белән таныштыра торган мавыктыргыч уеннар, конкурслар һәм башка бик күп чаралар көтә.
«Сабантуй» милләтара балалар танып белү-уен программасын үткәрү сменаның финалы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз