news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» этномәдәни фестивале уза

Новосибирск өлкәсендә «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» этномәдәни фестивале уза
Фото: tatar-congress.org

Новосибирск өлкәсендәге «Яшел йорт» ял базасында «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» этномәдәни фестиваленә старт бирелде. Масштаблы вакыйгада 35тән артык бала һәм педагог катнаша, алар 10 көнгә татар халкының бай мәдәниятенә чумачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртә актив танышу процессыннан башлана, балалар көннең төп вакыйгасы — рәсми ачылыш тантанасына әзерләнә. Тантана кысаларында педагогларның һәм балалар төркемнәренең визит карточкалары тәкъдим ителә. Шулай ук «Яшерен дус» традицион уенына старт бирелә, анда бөтен фестиваль дәвамында күңелле сюрпризлар һәм изге теләкләр калдырырга һәм алырга мөмкин булачак.

Яшь кунакларны бай программа көтә: мавыктыргыч мастер-класслар һәм квестлар; татар теле, вокал һәм хореография дәресләре; кулинария һәм декоратив-гамәли сәнгать дәресләре; уртак флешмоблар һәм иҗади активлык, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot