news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә балалар татар әкиятләре сюжетлары буенча фильм төшергән

1 августтан 11 августка кадәр «Идел» яшьләр үзәге ярдәмендә «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» ІХ балалар иҗат сменасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Педагоглар һәм 38 бала Тогучин районындагы «Яшел йорт» ял базасында 10 көн булды. Кызыклы бай программага татар теле, вокал, хореография, декоратив-гамәли иҗат һәм кулинария дәресләре, шулай ук традицион һәм яңа конкурслар, спорт турнирлары, команда барлыкка китерүче процесслар һәм уеннар кертелгән иде. Шулай ук татар әкиятләре сюжетлары буенча фильм төшергәннәр.

Смена тәмамлангач, педагоглар һәм ата-аналар белән балалар Сабан туе үткәрде, анда сменада өйрәнгән җыр-биюләр, уен программасы тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100