Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсендә «Алтын хатын – 2026» татар хатын-кызлары бәйгесе узды
Новосибирск өлкәсендә «Алтын хатын – 2026» татар хатын-кызлары өлкә бәйгесе узган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Новосибирск татарлары» төркеме хәбәр итте.
Кичә уңган хатын, бәхетле хатын-кыз һәм назлы әни булуның мәгънәсе турындагы пролог белән ачылды һәм матур бәйге этаплары белән дәвам итте. Катнашучы хатын-кызлар милли киемнәрдә дефиле ясады, татар телендә визит карточкаларын тәкъдим итте, мавыгулары турында сөйләде, иҗади номерлар белән чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
«Алтын хатын – 2026» титулы иясе итеп Луиза Әхтәриева сайланган. Луиза жюри әгъзаларын сумаладан ясалган кул эшләре, шулай ук туган авылы Тармакүл турында үзе иҗат иткән шигырьгә язылган җыры белән таң калдырган.
«Алтын хатын» — катнашучыларның тышкы матурлыгын һәм сөйкемлелеген генә түгел, ә тыйнаклыгын, тугрылыгын, хезмәт сөючәнлеген, холкын һәм татар гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә мәхәббәтен күрсәтүче бәйге.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз