news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсе Юрт-Ора авылы мәчете имамы: Безгә татар китаплары кирәк

Новосибирск өлкәсе Юрт-Ора авылы мәчете имамы: Безгә татар китаплары кирәк
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Новосибирск өлкәсе Юрт-Ора этнографик авылы мәчете имамы, чат татары мирасын саклау җирле оешмасы мөдире Навил хәзрәт Шәһабетдинов хәзерге вакытта татар китапларына мохтаҗ булуларын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Навил хәзрәт «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында бик теләп катнашуын, быел тормыш иптәшенә дә Казанны күрсәтү өчен бергә килгәннәрен әйтте.

«Безнең авылда татарлар VIII гасырдан бирле тора. Үзара татарча сөйләшәбез. Быел рус-татар китапханәсен ачтык. Бөтендөнья татар конгрессына китаплар сорап хат яздым. Безгә татар китаплары кирәк. Мин үзем дә 250 татар диалектын бер китапка җыйдым. Мәдрәсәдә татарча да, гарәпчә дә өйрәтәм. Балаларга татар телен белү бик ошый. Җәен килсәләр, алар өчен татар теле дәресләре үткәрәм», – диде имам-хатыйб.

Навил хәзрәт авылның 50 татар нәселеннән буыннар аллеясен булдыруга 1 млн сум грант отканнарын әйтте. Хәзер шул юнәлештә эш алып баралар. «Мәчет, татар утары да бар бездә, этнографик тарихи авыл саналгач, безгә Мәскәү, Санкт-Петербург, башка шәһәрләрдән дә туристлар гел килеп тора», – дип әйтте Навил хәзрәт Шәһабетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot