news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсе сүз осталарын «Татар сүзе яңгырый» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге «Татар сүзе яңгырый» өлкә бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта мәдәни үзәк «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Туган телебезне һәм әдәби мирасыбызны бергәләп үстерәчәкбез һәм саклаячакбыз. Яраткан шагыйрьләр һәм классик язучылар, заманча авторлар шигырьләре һәм автор әсәрләре яңгырасын. Безнең Новосибирск өлкәсенең никадәр талантлы булуын күрсәтик, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә 7 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Классикларның һәм заманча язучыларның, яки катнашучы үзе иҗат иткән әсәрне (бер катнашучыга өч әсәрдән артык түгел) сәнгатьле укып, видеога төшерергә һәм 2024 елның 10 гыйнварына кадәр җибәрергә кирәк.

Бәйге 2023 елның 12 декабреннән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр үткәрелә. Видеоязмага таләпләр: 1920*1080, 16.9 (горизонталь), mpg, mpeg2 яки mpeg4 (H264) форматында.

Бәйгедә катнашу өчен конкурс турында нигезләмәне карагыз, тутырыгыз һәм notkc@mail.ru электрон адресына гариза һәм видео, татарча сәнгатьле итеп укылган әсәрне җибәрегез. Конкурс эшенең музыкаль бизәлеше, визуаль кабул итүне көчәйтү өчен костюм һәм декорацияләр куллану хуплана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100