news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсе «Сабантуй дусларны җыя» өлкә милләтара бәйрәменә чакыра

15 июньдә 12.00 сәгатьтә Новосибирск өлкәсе Уба районы Уба авылында «Сабантуй дусларны җыя» өлкә милләтара бәйрәме узачак. Бу хакта «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» мәдәният учреждениесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Новосибирск татарлары» сәхифәсендә яза.

Бәйрәм программасында түбәндәге күңел ачу чаралары булачак, дип көтелә:

  • Бәйрәм йөреше;
  • Концерт программасы;
  • «Көрәш» билбау көрәше;
  • Милли уеннар һәм конкурслар;
  • Спорт ярышлары;
  • Ярминкә-сату;
  • Милли ихаталар конкурсы;
  • «Мисс Сабантуй – 2024» конкурсы һәм башкалар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100