news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган

Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
Фото: Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте

Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган. Моңа бәйле рәвештә Россия көрәш федерациясе кайгы уртаклаша.

«Россия Көрәш федерациясе Новосибирск өлкәсе көрәш һәм билбау көрәше федерациясе президенты Илдар Рамил улы Юнысовның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә тирән кайгысын уртаклаша. Аның китүе барлык спорт җәмәгатьчелеге, хезмәттәшләре, дуслары һәм, әлбәттә, туганнары өчен бик зур югалту. Илдар Рамил улы үзенең гомерен спортны популярлаштыруга, яшь буын спортчыларны тәрбияләүгә багышлады. Аның хезмәте, энергиясе һәм эшкә бирелгәнлеге мәңгегә хәтердә калачак. Әти-әниләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә без сезнең белән бергә кайгырабыз», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot