Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсе Чаны районының йөз еллык юбилее уңаеннан Кошкүл авылында мәчет ачылды
15 августта Новосибирск өлкәсе Чаны районының йөз еллык юбилее кысаларында Кошкүл авылында тантаналы рәвештә яңа мөселман гыйбадәтханәсе ачылган. Тантана Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетне ачу тантанасында Изге Коръән аятьләре яңгыраган. Тантананы Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Рафаил Сөләйманов ачып җибәргән. «Мәчет, чиркәү, синагога – болар барысы да Аллаһ йортлары. Кешеләр Аллаһ Тәгаләгә табына алсын өчен, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәте һәм халык ярдәме белән төзелә. Адәм баласы Аллаһ Тәгаләгә дога кылу һәм аңа табыну өчен яратылган», - ди ул.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, әлеге катлаулы вакытларда халкыбыз өчен, бигрәк тә улларын һәм ирләрен махсус операция зонасына озатучы һәм кайвакыт якыннары турында кайгылы хәбәрләр алучы аналар һәм хатыннар өчен догада, мәчеткә йөрүдә һәм Аллаһ Тәгаләдән рәхим-шәфкать һәм тынычлык сорауда юаныч табу аеруча мөһим.
Яңа мәчетнең имамы итеп Сабир Кәримов сайланган. Быел ул РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Хаҗ Кәрим» хәйрия акциясе кысаларында хәйрияче Сөләймән Кәримов ярдәме белән хаҗ кылып кайтты. Кошкүл авылы җәмгыяте 2021 елда Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте составында теркәлгән. Кошкүл авылы дини оешмасының рәисе – Камил Ибраһимов. Мәчетне төзү авылның мөселман җәмгыяте һәм Рафаил Сөләймановның инициативасы белән 2022 елда башланган.
Чарада Чаны районы башлыгы Виктор Губер, район депутатлар советы вәкиле Владимир Шнайбер, авыл советы башлыгы Владимир Афанасьев катнашты. Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов мәчет төзелешендә актив катнашкан унбер кешегә рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.
Борынгы татар авылы Кошкүлгә 1680 елда нигез салынган. Кошкүл халкы сугыш вакыйгалары елларында Туган илне батырларча яклаган, Бөек Ватан сугышы вакытында күп кенә авыл егетләре хәрби бүләкләргә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз