Новосибирск мәчетендә балаларга Ислам нигезләре өйрәтәләр
Мөселман балалары өчен оештырылган лагерьда гарәп алфавитын да өйрәнергә мөмкин.
(Казан, 27 июнь,"Татар-информ"). 18 июньнән алып бер ай дәвамында Новосибирск шәһәре тарихи мәчетендә балалар өчен мөселманнар лагеры эшли. Бу хакта Новосибирск татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә.
Лагерьга 7-12 яшьлек балалар йөри. Аларга Ислам дине нигезләре, гарәп алфавиты өйрәтәләр.
Кечкенә мөселманнар өчен туклану да каралган, диелә хәбәрдә.
