Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирск өлкәсеннән Исмәгыйль хәзрәт Мансуров: Бездә дин күтәрелә
Новосибирск өлкәсеннән Исмәгыйль хәзрәт Мансуров: Бездә дин күтәрелә
![Новосибирск өлкәсеннән Исмәгыйль хәзрәт Мансуров: Бездә дин күтәрелә](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/6/7/9aad5ebbfb66f93ad770907a1e20133142796eb14c69b18e34f6ee828805.jpg)
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Новосибирск өлкәсе Куштау районыннан Исмәгыйль хәзрәт Мансуров яшьләрнең дингә килүен әйтте.
«Бездә дин күтәрелә. Мөселманнар мәчетләргә йөри башлады. Яшьләр арасында ураза тотып, ифтарларга йөрүчеләр күп», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Исмәгыйль хәзрәт Мансуров әйтүенчә, мәчеттә татарча укытучы остазлар булса да, яшьләр телне бик начар белә.
«Рус авылында торабыз, татарлар әз. Өйдә үзара татарча сөйләшәбез, безгә әти-әниләр өйрәтеп калган, яшьләр белән авыррак шул», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз