news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә Себер татар яшьләре фестивале узачак

Фестивальдә Россия һәм Казахстанның 20дән артык шәһәреннән килгән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив һәм иҗади яшьләр катнашачак.

Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә Себер татар яшьләре фестивале узачак
tatar-congress.org

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 26-29 сентябрь көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә «Зәңгәр күл» ял базасында XII Себер татар яшьләре фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте фестивальнең оештыру комитеты җитәкчеләренә сылтама белән хәбәр итә.

Себер татар яшьләре фестивале инде 10 елдан артык Себердәге татар иҗтимагый тормышында иң көтеп алына торган мәйданчыкларның берсе булып кала. Фестивальдә Россия һәм Казахстанның 20дән артык шәһәреннән килгән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив һәм иҗади яшьләр катнашачак.

Чараның өч көнлек программасы вокал, бию, актерлык осталыгы, кулинария буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре, ораторлык сәнгате, татар тарихы, бизнес буенча лекцияләр, проектлар төзү буенча гамәли семинарлар, КВН, ТАТ-квиз, Төнге Dozor уеннарын (һ.б.) үз эченә ала.

Фестиваль «Чат татары йорты» Музей комплексы буйлап делегатлар экскурсиясе һәм М.Горький исемендәге Мәдәният сараенда Новосибирск шәһәрендә яшәүчеләр өчен бай эчтәлекле гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100