news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә Сабан туе көнне "Татар утары" музее ачыла

Музей өлкәнең Юрт-Ора авылында урнашкан.

(Казан,13 июнь,"Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә Сабан туе көнне "Татар утары" музее ачыла. Бу хакта Новосибирск татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
  • Музей өлкәнең Юрт-Ора авылында урнашкан. 
 
29 июньдә Юрт-Орада Сабан туена бүләкләр җыю була. Шул ук көнне сәгать 19.00 дә филология фәннәре докторы Фәрит Йосыповның китабын тәкъдим итү чарасы узачак. 
 
30 июньдә авылда Сабан туе үтәчәк. Сәгать 11.00 дә "Татар утары" музееның тантаналы ачылышы планлаштырыла. 
 
Милли бәйрәм 12.00 дә башланып китәчәк. Анда "Сабан туе гүзәле-2018"не сайлаячаклар, кунакларга концерт программасы, күргәзмәләр, спорт ярышлары, "Озын көй" конкурс программасы, милли ризыклар бәйгесе һәм башка төрле ярышлар, конкурслар, лоторея уеннары тәкъдим ителәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100