news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте Новосибирск – Барнаул трассасының 111нче чакрымында булган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсенең Черепаново районында ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган, тагын дүртесе тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Новосибирск – Барнаул трассасының 111нче чакрымында «Тойота» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хонда» машинасы белән «маңгайга-маңгай» килгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, барлык зыян күрүчеләр дә Черепаново Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Алар арасында авыр хәлдәге 11 яшьлек кыз да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100