news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә "Чад татары утары" милли мәдәни-тарихи музей комплексы эшли башлады

Музей Обь елгасы ярындагы Колыван районы Умар-аул авылында урнашкан.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә "Чад татары утары" милли мәдәни-тарихи музей комплексы эшли башлады. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
  • Музей Обь елгасы ярындагы Колыван районы Умар-аул (Юрт-Ора) авылында урнашкан. Аны узган шимбәдә үткәрелгән Сабан туе алдыннан тантаналы төстә ачу булды. 
  • VIII гасырда Себер татарлары яшәгән урынны милли музей буларак торгызу эше 2016 елда башланып киткән иде.

 
Умар-аул авылы музей комплексында туристлар музейдан тыш, чад татарларының көнкүреше белән таныша ала. Шулай ук Обь елгасында һәм Киндер — Кул күлендә балык тоту, атларга атланып йөрү мөмкинлеге булдырылган. Моннан тыш, агачны уеп көймә ясау серләренә дә төшенергә мөмкин. 
 
  • Умар-аул авылы күптән түгел археологик һәйкәл буларак танылды. Ул Себер татарлары VIII гасырдан башлап яшәгән борынгы шәһәр урынында урнашкан. Бу урын Новосибирск өлкәсендә тарихи, этнографик һәм археологик яктан мәдәни мирасларның бергә тупланган җирлек буларак танылган. Умар-аулда элек-электән килгән Себер татарлары – чадлар яшәгән. Этнос XVI гасырдан Новосибирск Обь буенда формалашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100