news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә бараба татарларының XVIII гасырдагы сөякләре табылган

Галимнәр аларны урта гасыр азагына карый дип фаразлый.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Новосибирск өлкәсенең археологлары әлеге төбәктәге Куйбышев районында бараба татарлары сөякләренә тап булган. Бу хакта Новосибирск өлкәсенең тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең баш археологы Александр Князев хәбәр итте, дип яза ТАСС. Аның сүзләренчә, табылган кеше сөякләре Урта гасырның соңгы өлешенә карарга мөмкин. Археолог билгеләп үткәнчә, бу табылдыклар өлкәнең үткәнен өйрәнүдә зур роль уйнаячак.

Александр Князев фикеренчә, өлкәдәге “кара” археологлар һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тарихи һәйкәлләргә бик зур зыян сала. Мисал өчен, борынгы казанның бер өлеше сөрелгән җирдән күренеп тора торган булган.

“Казу эшләре барышында без борынгы халыкларның берсе — бараба татарының җәсәден таптык. Аның остаханәдә эшләгән булуы мөмкин, чөнки янәшәсендә чүкеч, шулай ук ук очлары, ат дагалары ята иде. Мәетнең кайчан күмелгән булуын әлегә төгәл әйтү мөмкин түгел. Коллекцияләрне эшкәртү, аналогларын эзләү бара. Әмма аларның урта гасырлар азагы әйберләре булуын фаразларга мөмкин”, - ди галим.

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков сүзләренчә, әлеге җирләрдә дөрестән дә бараба татарлары төркеме бик күптәннән яши. “Алар анда урта гасырлардан бирле яшәгәннәр, аларның традицион культуралары һәм телләре дә өйрәнелгән. Хәзер барабалар себер татарларының бер өлеше булып санала, әмма чынлыкта, мисал өчен Тобольск ягындагы татарлардан шактый гына аерыла. Бараба татарлары ислам динен соңрак, ягъни XVIII гасырларда гына кабул иткән дигән фикерләр дә бар. Имамнар анда алдарак та күренгәләгән, әмма бу очракта масса турында сүз бара”, - диде Дамир Исхаков.

Аның фикеренчә, бараба татарлары бик мөһим төркем, чөнки ул себер татарларын алтай төркиләре белән бәйләп тора. “Новосибирск өлкәсенең территориясе төркиләр тарафыннан бик күпкә алдарак биләнгән булган. Соңгы вакытта табылган мәгълүматлар буенча, татарлар биредә монголлар яулап алганчыга кадәр яшәгән”, - дип белдерде белгеч.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100