news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә авариядә Татарстан йөртүчесе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте «Иртыш» трассасының 1075нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсенең Чаны районында йөк машинасын идарә итүче Татарстан кешесе һәлак булган. Бу хакта Новосибирск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иртыш» трассасының 1075нче чакрымында «Даф» йөк машинасын идарә итүче 51 яшьлек ир-ат, Новосибирскига таба хәрәкәт иткәндә, тиешле дистанцияне сакламаган. Шулай итеп ул алда баручы «Вольво» фурасы белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән «Даф» шоферы шунда ук һәлак булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot