news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкә Сабан туена әзерләнә

Быел ул XIII тапкыр уздырылачак.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкә Сабан туе 23 июньдә узачак. Бу хакта өлкә татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә. Быел бәйрәм XIII тапкыр Каргат районында үткәреләчәк. 
 
Сабан туенда концерт программасы, милли уеннар, татарча көрәш, милли ризыклар бәйгесе, татар утарлары конкурсы һ.б. төрле ярышлар булачак. Моннан тыш, киләсе шимбәдә "Сабан туе гүзәле-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100