news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск II Себер татар яшьләре фестивалена әзерләнә

Анда Новосибирск өлкәсе һәм Себер регионы шәһәрләренең 35 яшькә кадәрге галимнәре, КВН командалары, сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 27-29 ноябрь көннәрендә Новосибирскида II Себер татар яшьләре фестивале уздырылачак. Новосибирск өлкәсе һәм Себер регионы татар яшьләрен бергә туплауны, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруны, төбәктә милли мәдәниятне торгызу, аны яшьләр арасында популярлаштыруны, рухи мирасны саклау һәм җәелдерүдә яшьләрнең ролен билгеләүне, татар мәгарифе, культурасы һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мониторинг үткәрүне максат иткән фестивальда Новосибирск өлкәсе һәм Себер регионы шәһәрләренең 35 яшькә кадәрге галимнәре, КВН командалары, сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар (солистлар) катнаша.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы Рөстәм Гайнетдиновтан алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, фестивальга бару, тору урыны һәм туклану өчен чыгымнарны делегатларны җибәргән як һәм спонсорлар каплый, ә инде катнашучыларның чыгыш ясау тәртибен оештыру комитеты хәл итә.

Фестиваль программасында каралганча, 27се көнне анда катнашучылар «Төзүче»/«Строитель» мәдәният йортында теркәлү уза, кичен Г.Заволокин исемендәге милли мәдәниятләр йортында танышулар кичәсе була, КВН командалары, иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителә. II Себер татар яшьләре фестиваленың рәсми ачылышы 28е көнне Милли әдәбиятлар үзәгендә булыр дип ниятләнә, анда исә «Милләтне торгызуда татар яшьләре. Үсеш стратегиясе» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы үткәрелә. Аерым алганда, утырышта Себердә татар яшьләре хәрәкәте тарихы, татар яшьләре тормышында ислам, татар гореф-гадәтләре; татар яшьләре культурасы һәм мәгарифенең торышы; милли мәдәният һәм тел сакланышы, аларның үсешендә хокукый тәэмин ителеш, татар яшьләре берләшмәләре эшчәнлегенең финанс-икътисади нигезләре кебек мәсьәләләр калкытыла. Болардан тыш, татар яшьләре оешмаларының федераль, региональ, өлкә, муниципаль хакимиятләре, Татарстан Республикасы белән багланышлары мәсьәләсе аерым чыгарылган. Соңыннан шунда ук татар мәдәният (вокал, хореография, актерлык осталыгы), татар теле буенча мастер-класслар, Попов исемендәге Мәдәният йортында дискотека һәм «Татар кызы», «Татар егете» конкурслары оештырыла.

 29 ноябрьдә башта шәһәр буйлап экскурсия һәм Россия-немец йортында Татарстан сәхнә осталары катнашында II Себер татар яшьләре фестиваленың йомгаклау концерты була.

Оештыру комитетының электрон адресы: ravza@ngs.ru, тел.: 8(383)278-33-22 (9.00-17.00 сәгатьләрдә). Анкета-заявкалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100