news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирск халкы татарча өйрәнүдән баш тартмый - сораштыру нәтиҗәсе
Туган тел көнендә "Алма" татар яшьләре оешмасы вәкилләре "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырган.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск халкы татар телендә еш кулланыла торган сүзтезмәләрне өйрәнүгә каршы түгел. "Алма" Новосибирск татар яшьләре оешмасы шәһәр халкы арасында ясаган сораштырулардан соң шундый нәтиҗәгә килгән.
Туган тел көнендә "Алма" вәкилләре "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырган һәм аның кысаларында Новосибирск халкына татарлар һәм татар теленә кагылышлы сораулар биргән. Шулай ук респондентларга татарлар хакында кызыклы мәгълүмат җиткерелгән.
"Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Новосибирск халкы татарча еш кулланыла торган сүзләрне өйрәнергә һәм белергә бер дә каршы түгел. Бу бик сөендерде. Әмма татар милләтеннән булган олыларның һәм яшь буынның телне өйрәнергә омтылмавы гына борчый. Телне белгәндә генә үзеңне халкыңның һәм аның тарихының, мәдәниятенең бер өлеше итеп тоярга була", - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2