Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новороссийск шәһәрендә электр уты өзелгән
Юлларда светофорлар эшләми, зур бөкеләр барлыкка килгән, электротранспорт туктап тора.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Новороссийск шәһәрендә бүген, сишәмбе, кичендә электр уты өзелгән. Хәзерге вакытта төзәтү эшләре бара. Бу хакта Россия Энергетика министрлыгы хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.
16:32 сәгатьтә булган авария нәтиҗәсендә Новороссийск шәһәрен электр энергиясе белән тәэмин итә торган 110 кВ көчәнешле тугыз подстанция электр энергиясез калган.
124,6 меңгә якын кеше, шулай ук сәнәгать предприятиеләре электр белән тәэмин ителүдән өзелгән. 155 МВт көчәнештәге электр энергиясе килүдән туктаган. Бу хакта Энергетика министрлыгында сөйләгәннәр.
«Наша газета» басмасы язганча, шәһәр тулысынча утсыз калган. Юлларда светофорлар эшләми, зур бөкеләр барлыкка килгән, электротранспорт туктап тора.
Газета шулай ук Новороссийск мэры урынбасары Александр Яменсковның сүзләрен китерә. «Электр белән тәэмин итү объектында янгын чыкты», дип хәбәр иткән мэр урынбасары.
Соңрак агентлык электр белән тәэмин итү тулысынча төзәтелгәнен хәбәр итте. 18.50 сәгатькә барлык объектларга да электр уты бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз