news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новороссийскка БПЛА һөҗүме вакытында 4 кеше һәлак булган һәм 29 зыян күргән

Новороссийскка БПЛА һөҗүме вакытында 4 кеше һәлак булган, тагын 29 зыян күргән. Бу хакта Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.

«Узган төндә безнең хәрбиләр төбәккә дошман пилотсыз очкычларының массакүләм атакасын кире кактылар. Төп һөҗүм Новороссийскка туры килде. Кызганыч, дүрт кеше һәлак булды, шул исәптән бер бала да. Аларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Шулай ук бу төндә шәһәрдә тагын 29 кеше зыян күргән, шуларның өчесе авыр хәлдә. Барысына да хәзер медицина ярдәме күрсәтәләр», - дип язды ул социаль челтәрләрдә.

Өч шәхси һәм биш күп фатирлы йорт, шулай ук православие гыйбадәтханәсе һәм балалар бакчасы зыян күргән. Тагын бер балалар бакчасы һәм өч шәхси йорт Анапада БПЛА җимерекләре төшү нәтиҗәсендә зыян күргән. Атака нәтиҗәләрен ашыгыч хезмәтләр бетерә, дип өстәде Кондратьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot