Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новониколаевкада балалар бакчасы җимерелгән
Тикшерү бара
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 17 мартта кичен Яшел Үзән районы Новониколаевка авылында балалар бакчасының стенасы җимерелеп төшкән, хәзер исә бина ябык. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
kazanfirst.ru мәгълүматы буенча, балалар бакчасы итеп файдаланылган әлеге бина 1983 елда салынган булган. Район советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бинада элек М-7 федераль трассасын төзүчеләр торган, аннары кирпеч белән тышлап, ул балалар бакчасына әйләндерелгән. Бина сафтан чыккач, балаларны Казанга яки Осиново бистәсенә йөртергә туры килә. Шуның өчен ата-аналар автобус бирү тәкъдиме белән чыккан. Яңа бакча исә республикадан акча бирелү белән төзеләчәк, диелә язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз