news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новокузнецкида татар халкы көнкүрешенә багышланган күргәзмә ачыла

Әлеге күргәзмә Кузбасс өчен мондый масштабтагы беренче проект.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). 2 август көнне Новокузнецк каласында "Казан татарлары сәнгате: тарихы һәм чынбарлык" күргәзмәсе кысаларында, музей кунакларына 200 ләп экспонат тәкъдим ителәчәк. Бу хакта җирле татарларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Новокузнецк сәнгать музеенда оештырылачак күргәзмәдә рәсем сәнгате һәм графика, кул эшләнмәләре, көнкүреш әйберләре, кием-салым, чигү, туку, тире мозаикасы үрнәкләре, зәркән эшләнмәләре һ.б. танышырга мөмкин булачак. 
 
Шулай ук биредә һәр татар өенең бизәге булган шамаилләр урнаштырылачак. Экспозициядә төрле Коръән китапларын, намазлыклар, тәхәрәт алу предметларын да күрергә була. 
 
Әлеге күргәзмә Кузбасс өчен мондый масштабтагы беренче проект, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot