news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новокузнецк татарлары хәйрия турнирында ярышкан

Ярышта җыелган акчаларның барысы да яман шештән дәваланучы балаларга биреләчәк.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Новокузнецк татарлары "Милләтләр" кубогы хәйрия турнирында катнашкан. Бу хакта җирле татарларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Ярышта барлыгы 8 команда көч сынашкан. Татарлар җыелма командасы белән бергә, турнирда Армения, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кузбассның аз күләмле милләтләр вәкилләре һәм Россия җыелмасы катнашкан. 
 
Уеннар барышында җыелган акчаларның барысы да Новокузнецк шәһәренең дүртенче номерлы хастаханәсенә күчереләчәк. Анда яман шеш белән интегүче балалар дәвалана, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot