news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә татар милли ризыкларын әзерләргә өйрәттеләр

Әлеге чара Идел Буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап уздырылды.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде

Әлеге чара Идел Буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап уздырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Очрашуның инициаторы - җирле татар милли-мәдәни автономиясе. «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Шерматова Гүзәл. Ул кош теле, өчпочмак ясау буенча мастер-класслар үткәрергә тәкъдим итте.

Очрашуда осталар да катнашты. Алар камыр ризыклары ясау серләре белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot