news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецк шәһәрендә яшь мөслимәләр өчен җәйге лагерь ачылган

Биредә аларга төрле мастер-класслар, уеннар, күңел ачу чаралары оештырыла.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Новокузнецк шәһәренең "Чулпан" мәчетендә кызлар өчен җәйге лагерь эшли башлаган. Бу хакта җирле татарларның социаль челтәрдәге "Новокузнецк татарлары" төркеме хәбәр итә. 
 
Лагерьга мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, 9 сыйныфны тәмамлаган яшүсмерләргә кадәр йөри. Биредә аларга төрле мастер-класслар, уеннар, күңел ачу чаралары оештырыла. 
 
Күптән түгел генә яшь мөслимәләрне төрлечә яулык бәйләү серләренә өйрәткәннәр. Шулай ук җирле аниматорлар лагерьда кунак булып, балаларның күңелен күргән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100