news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новокузнецк шәһәре мәчетендә мәктәп укучылары өчен лагерь оештырыла

"Чулпан" мәчетендә кышкы лагерь малайлар өчен аерым, кызларга аерым эшләячәк.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Новокузнецк шәһәренең "Чулпан" мәчетендә мәктәп укучылары өчен лагерь оештырыла. Бу хакта Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Кышкы каникуллар вакытында, ягъни 3-5 гыйнвар көннәрендә, мәчеткә малайлар йөри алачак. Кызларны исә лагерьда 6-8 гыйнвар көннәрендә көтеп калалар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot