news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецкидагы халыкара Шахтерлар Сабан туенда Россия рекорды куелды

Новокузнецкидагы халыкара Шахтерлар Сабан туенда Россия рекорды куелды

Кемерово өлкәсе - Кузбассның зурлыгы буенча икенче урында булган шәһәре Новокузнецкида узган татар милли бәйрәме - халыкара Шахтерлар Сабантуенда Россия рекорды куелды. Шәһәрнең Театр мәйданында милли киемнәрдәге иң зур әйлән-бәйлән уены узды.

Төрле халыкларның милли киемнәре белән әйлән-бәйләнгә чыгучылар 1100 кеше иде. Алып баручылар әйтүенчә, бу - Россия рекорды. Алар Сабан туе ачылганда әйлән-бәйләнгә әзер булып баскан иде инде. Сабан туе рәсми ачылып, Татарстан сәхнә әһелләре әзерләгән театраль күренеш куелып, татар җырлары яңгырагач, шахтерларга һәм хороводка багышланган русча җырга милләт вәкилләре әйлән-бәйлән әйләнде.

Кузбасста 150дән артык милләт вәкиле яши, дип билгеләп үтте өлкә губернаторы Сергей Цивилев.

Шахтерлар Сабан туе икенче тапкыр уза. Былтыр ул Кемеровода үткәрелгән иде. Быелгы Сабантуйга Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче шахтерлар чакырылган. Күбесе татар милләте вәкилләре булган шахтерлар мәйдан әйләнде.

Сабантуйда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев катнаша. Алар рәсми ачылу тантанасына кадәр төрле милләт вәкилләре оештырган милли мәйданчыклар карады, татар, шор халыкларының милли ризыкларыннан авыз итте. Аларга Кузбасс татарлары түбәтәй кидерде, ә шор халкы вәкилләре милли билбау бәйләде.

Оештыручылар - Татарстан Республикасы (Бөтендөнья татар конгрессы, Лениногорск хакимияте, Татпотребсоюз берлеге), Кемерово өлкәсе. Сабан туенда артистлар чыгышыннан тыш милли бәйрәм көрәш уза.

Кузбасста 40 мең тирәсе татар яши, бу 1,3 процент кына булса да, руслардан кала бу икенче урында. Новокузнецкида 544 мең кешенең 8 меңнән артыгы татарлар. Беренче Шахтерлар Сабантуе Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килешүе нәтиҗәсендә узган иде. Ул Кузбасс ның 300 еллыгы уңаеннан уздырылды. Быелгы Сабантуй Россия халыкларының милли мирасы Еллыгы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100