news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецкидагы Шахтерлар Сабантуенда Муса Галләмов Баш батыр калды

Новокузнецкидагы Шахтерлар Сабантуенда Муса Галләмов Баш батыр калды
Рәмис Латыйпов

Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә узган икенче Шахтерлар Сабантуенда Муса Галләмов Баш батыр калды. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов призы - Лада Гранта автомобиле тапшырылды. Ул финал көрәштә Булат Мусинны чистага җиңде.

Муса Галләмов җиңүгә үк футболкасын салып, үзе өчен җан аткан җанатарга бирде. Ул Әстерхандагы федераль Сабантуйда үзенә булышкан җанатарына футболкасын бүләк итәргә вәгъдә биргән булуын әйтте. Көрәштән соң, җиңү шатлыгы белән, ул аның исемен дә тиз генә исенә төшерә алмады.

"Миңа көрәшүең ошый. Футболкаң гына юк, ди. Җиңсәм, бирәм дигән идем", – ди Муса Галләмов. 

«Җиңүне көткән идем. Иң авыры Булат белән булды. 100кг көрәштә ул беренче номерлы. Тигез бара иде, өчкә ике белән, «прямая стойка» хәл итте», – дип Галләмов үзенә җиңү китергән алымны атады.

«Әлхәмдүлилләһ, мин җиңдем. Туганнарга, шундый зур бүләк биргән Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка Рәхмәт», - диде Муса Галләмов

Яшүсмерләр арасында батырлар:

Батыр Нечышев (65 кг), Алтай республикасы;

Иван Чебышев (80 кг), Новокузнецк;

Егор Садырев (110 кг), Новокузнецк.

Төрле үлчәмнәрдәге батырлар:

Батыр Нечышев (60 кг), Алтай республикасы;

Искәндәр Мортазин (75 кг), Татарстан;

Илдар Гыйниятуллин (85 кг), Татарстан;

Булат Мусин, (100 кг), Татарстан;

Муса Галләмов (абсолют категориядә), Татарстан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100