news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецкидагы II халыкара Сабантуйда чит илләрдән 50 шахтер чакырылган

Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә уза торган II халыкара Сабантуйда төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 50 шахтер чакырылган. Алар шахтерлар парадында катнашты.

Шул исәптән, Кыргызстан һәм Казахстаннан дүртешәр шахтер, ЛНРдан 8 шахтер килгән. Донбасс шахтерлары парадка беренче булып чыкты. Абузовлар династиясе – Рәшит һәм аның улы Ринат беренче булып чыктылар. Рәшит Абузов – Луганскиның Алчевск шәһәре «Таң» татар милли-мәдәни үзәге җитәкчеләренең берсе. Хәлим Вергасовның 40 еллык стажы бар.

Сабантуйда Луганск Халык Республикасы җитәкчесенең Татарстан Президенты һәм Кузбасс губернаторына тәбрикләү хатын укыдылар. «Чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм... Бу бәйрәмдә Луганск делегациясе катнашуы ике арадагы дуслыкның ныгуына китерер дип өметләнәм», - диелгән Леонид Пасечникның Рөстәм Миңнехановка адресланган котлавында.

Коми өлкәсен Воркута шәһәреннән Садертдиновлар династиясе шахтада гомуми 206 ел эшләгән. Сафиннар династиясенең уртак стажлары 213 ел тәшкил итә. Сафиннар династиясенең уртак стажлары 213 ел тәшкил итә,

Сабантуйда Кузбасска татарларның бу төбәккә килүе хакында мәгълүмат бирелде. Татарлар башлыча 1930 еллардан соң бу төбәккә күпләп килеп урнашкан. Татарстаннан гына да 300 меңләп кеше бу якларга күченгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100