news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецк шәһәрендә «Төрки энҗе бөртеге» конкурсы була

20 майда 15.00 сәгатьтә Новокузнецк шәһәрендә Мәдәният сараенда «Төрки энҗе бөртеге-2022» матурлык һәм талант конкурсы узачак.

«Төрки Энҗе бөртеге-2022» титулы өчен 12 шәһәрдән - Кемерово, Новокузнецк, Междуреченск, Белово, Таштагол, Юрга, Анжеро-Судженск, Яшкино, Мысков шәһәр округы, Гурьевск муниципаль округы, Юрга муниципаль округы, Хакасия республикасыннан 17 төрки халык вәкиле көч сынашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашучыларга үзләрен «Минем халык – минем күңелем» (визит карточкасы), «Рәхим итегез безнең йортка» (кунакчыл милли гореф-гадәтләр) һәм «Җанлы легендалар» (иҗади конкурс) иҗади биремнәрендә күрсәтергә туры киләчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Төрки энҗесе бөртеге-2022» титулы иясе билгеләнәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100