news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецк шәһәрендә итекле хоккей буенча балалар турнирында җиңүчеләр ачыкланды

Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Чулпан» мәчете территориясендә киез итекле хоккей буенча спорт ярышлары тәмамланды. Уеннарда Орджоникидзе районы «Абашевец», Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» һәм «Абдурахмон» мәчетләре балалар командалары катнашты.

Ярышта катнашучыларны «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов сәламләде. Уенны карарга мәчеткә йөрүчеләрдән тыш, якын-тирәдәге урамнардан хоккей яратучылар дә җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирда «Чулпан» мәчете уенчылары җиңде, алар ике уенда көндәшләрен 4:0 һәм 2:1 исәбе белән отты, икенче урынны «Абашевец» командасы, ә өченче урынны «Абдурахмон» мәчете уенчылары яулады.

Уеннар тәмамланганнан соң барлык командаларга грамоталар һәм тортлар тапшырылды.

Укучылар судьялар составына һәм турнирны оештыручыларга югары профессионализм, кышкы спорт бәйрәмен оештыруда иганәчелек өчен рәхмәт әйтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100