news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецк шәһәрендә «Иң яхшы азан әйтүче» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Яңа ел алдыннан Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә малайлар арасында «Иң яхшы азан әйтүче» конкурсы узды. Анда Новокузнецк шәһәрендәге «Чулпан» һәм «Абдурахмон» мәчетләре шәкертләре катнашты.

Нәтиҗәдә 1 урынны Умар Дәвләтов («Чулпан» мәчете), 2 урынны Җәләлетдин Җамалов («Абдурахмон» мәчете) алды. 3 урынны Йосыф Зөбәйдов («Чулпан») һәм Мөхәммәд Хислатов («Абдурахмон») бүлеште. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада барлыгы 39 кеше катнашты. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100