news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новокузнецк шәһәре Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерләнә

Быел 26 июньдә Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе уза. Хәзер аны үткәрү өчен әзерлек эшләре тулы көченә бара. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Новокузнецк шәһәренә килде.

Милли бәйрәмне оештыру комитеты әгъзалары башта Сабан туе узачак мәйданны барып карады, андагы әзерлек эшләре белән таныштылар. Аннары фикер алышулар утырышта дәвам итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Милли бәйрәмне оештыруда Новокузнецк шәһәренә Лениногорск районы ярдәм итәчәк. Сабан туен оештыру комитетының чираттагы утырышында техник мәсьәләләр, бәйрәм программасы, кунаклар исемлеге һ.б. хакында сөйләштеләр. Бәйрәмгә Донбасстан да шахтерлар киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100