Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новокузнецк бала тудыру йортында яңа туган сабыйларның үлеме турындагы хәбәрләр тикшерелә
Росздравнадзор Яңа ел бәйрәмнәре вакытында яңа туган балаларның үлеме турындагы хәбәрләрдән соң Новокузнецк бала тудыру йортында медицина ярдәмен оештыруны тикшерә башлады. Бу хакта ведомствода хәбәр итәләр.
ТАСС мәгълүматлары буенча, бәйрәм көннәрендә Новокузнецк клиник хастаханәсенең 1 нче акушерлык стационарында тугыз сабый үлгән. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында ким дигәндә алты баланың үлүе турында хәбәр ителгән иде.
Хастаханә сайтында күрсәтелгәнчә, 1 нче акушерлык стационарына госпитализация респиратор инфекция буенча карантинга бәйле рәвештә вакытлыча туктатылган. Шул ук вакытта учреждениедә медицина персоналына кытлык юк, дип ассызыклана. Эшне яңадан башлау сроклары турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.
Тикшерү комитеты бала тудыру йортында тикшерүләр уздырыла дип хәбәр итте. Чара йомгаклары буенча медицина учреждениесе хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз