Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новочебоксарск шәһәре мәхәлләсенең 20 еллыгын билгеләп үттеләр
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Новочебоксарск шәһәренең 37нче мәхәлләсенә 20 ел тулуга, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм утырышына Новочебоксарск шәһәре хакимияте вәкилләре, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрдә иҗтимагый оешмалар белән эшләү комитеты әгъзасы, дини оешмалар белән эшләү буенча баш референт Баязит Зәйдуллин, Чувашия төбәге имамнары һәм дин әһелләре чакырылган иде.
Новочебоксарск мәхәлләсе рәисе Минкадыйр Рәҗәпов үзенең сәламләү сүзендә мәхәллә эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов исеменнән истәлекле вакыйга белән котлау сүзләрен җиткерде, мәхәлләгә килүчеләрнең барысына да мәчетне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Баязит Зәйдуллин Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән шулай ук бәйрәм чарасы белән котлады, шәһәрдә татар мәдәниятен үстерүләре һәм аңа ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Чувашия Республикасының Яльчик районы Ишморза-Суринск авылы клубы җитәкчесе Җәүдәт Сәлахетдинов «Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Айзатулловтан сәламләү сүзләрен җиткерде.
Чара традицион бәйрәм чәй мәҗлесе белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз