Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Новая волна” фестивален Юрмаладан Татарстан башкаласына күчерү мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе була
Казан мэриясеннән шул хакта игълан алынды
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). “Новая волна” фестивален Юрмаладан Татарстан башкаласына күчерү турында Казан каласы депутатлары сессиядә тәкъдим белән чыгып, мэр һәм муниципаль Дума рәисе Илсур Метшин шуны хуплаган һәм фестивальне оештыручыларга рәсми мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бу идеяне казанлылар, җәмгыятьнең төрле даирә вәкилләре, шулай ук Мәскәүнең сәнгать йолдызлары күтәреп алды.
Шул уңайдан иртәгә иртәнге 10да “Казан” гаилә үзәгенең Шәрык залында (Сибгат Хаким ур., 4) матбугат конференциясе була – мэриядән шул хакта игълан-чакыру алынды. Журналистлар белән “Казан “Новая волна” яклы” темасы буенча барачак сөйләшүдә ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин һ.б. рәсми даирәләр, Казанның кунакханә һәм туристик бизнес вәкилләре, эшмәкәрләре, шулай ук “Казан яшьләре”/“Молодежь Казани” оешмасы вәкилләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз