news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 майда Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә

Дүшәмбе, 18 майда, Татарстан территориясендә кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта НТР24 сайты ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр тизлектә җил исә.

Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +28..+33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot