news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новак ягулык базарындагы вазгыятьнең акрынлап тотрыклылануы турында белдерде

Новак ягулык базарындагы вазгыятьнең акрынлап тотрыклылануы турында белдерде
Александр Новак 2020 елда
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия ягулык базарындагы вазгыять ил Хөкүмәте кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә акрынлап тотрыклылана башлады, дип хәбәр итте Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте РФ вице-премьеры Александр Новак үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча.

«Күрелгән чаралар, аерым алганда, нефть продуктларын экспортлауны тыю, импорт хисабына базарны баету, җитештерү күләмнәрен арттыру аша аны баланслау һәм заводларны ремонтлау вакытларын соңрак вакытка күчерү үз нәтиҗәләрен бирә башлады: базар өлешчә тотрыклылана, күп кенә төбәкләрдә чикләүләр гамәлдән чыгарыла, һәм бу эшләүче заправкалар санында да, чиратларның кимүендә дә күренә», – дип белдерде Новак.

Энергетика, Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм нефть компанияләре вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә нефть продуктларының агымдагы запаслары, эчке базарны тутыру чаралары, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук төньяктан китерү кысаларында нефть продуктлары белән тәэмин итүне анализлады. Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, төньяк территорияләрне тәэмин итү навигациянең чикләнгән чоры, катлаулы логистика һәм төбәкләрнең инфраструктура үзенчәлекләре аркасында аерым игътибар таләп итә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бензинга бәйле ажиотаж аркасында даими рәвештә АЗСларны тикшерергә һәм закон бозулар ачыкланган очракта тиешле чаралар күрергә кушты. Соңрак ул ягулык белән бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә штаб төзеде.

news_right_1
news_right_2
news_bot