news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новак: Үзәк банк төп ставканы күтәргәннән соң инфляция 8 процентка кадәр акрынайды

Россиядә инфляция төп ставканы күтәрү нәтиҗәсендә акрыная башлады. Вице-премьер Александр Новак Рус икътисади форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, июль аенда инфляция иң югары күрсәткечкә – 9,2 процентка җиткән иде, шуннан соң түбәнәя башлады. Хәзерге вакытта инфляция күрсәткече 1 ноябрьгә карата 8 процентка тигез. Өстәвенә, вице-премьер әйтүенчә, Хөкүмәт алга таба динамика белән нәрсә булачагын караячак.

Ул билгеләп үткәнчә, Үзәк банк нәкъ менә инфляцияне киметү өчен төп ставканы күтәрә һәм катгый кредит-акча сәясәте алып бара.

Искәртеп узабыз, элегрәк Үзәк банк төп ставканы еллык 19 проценттан 21 процентка кадәр күтәргән иде. Бу – 2022 елның февраленнән (ул чагында 20 процентка күтәрелде) бирле иң югары күрсәткеч. Регуляторда аңлатуларынча, инфляция июльдәге фаразларга караганда тизрәк арта. Шуны күздә тотып, Үзәк банк инфляцияне максатка кире кайтару өчен кредит-акча сәясәтен катгыйландырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100