news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новак төбәкләрне ягулык белән тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

РФ вице-премьеры Александр Новак профильле ведомстволарга һәм нефть компанияләренә төбәкләрне ягулык белән тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә һәм мөмкин булган дисбалансларны оператив рәвештә бетерергә кушты. Бу хакта эчке ягулык базарындагы вазгыятька кагылышлы киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Киңәшмә йомгаклары буенча Александр Новак профильле ведомстволарга һәм нефть компанияләренә төбәкләрне ягулык белән тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә, кирәк булганда дисбалансларны тиз арада бетерергә, бәя үзгәрешләренә юл куймаска, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык бәясен һәм ягулык салу станцияләрендәге ваклап сату бәяләрен аерым контрольдә тотарга кушты», – диелә хәбәрдә.

Киңәшмәдә шулай ук эчке базарны ягулык белән тәэмин итүгә бәйле вазгыятьне тикшерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot