Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новак Россиядә ягулык базары тотрыклылана башлады дип белдерде
Россиядә мотор ягулыгы белән бәйле вазгыять акрынлап тотрыклана. Бу хакта бүген, 25 июльдә, ягулык-энергетика комплексын җитәкләүче РФ вице-премьеры Александр Новак белдерде, дип яза «Известия» газетасы.
«Хәзер баланс һәм ягулык станцияләрендәге вазгыять күпкә яхшырак», – дип аңлатты Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Новак сүзләренчә, нефть компанияләре кирәкле күләмнәрне тәэмин итә. Шуңа да карамастан, ул кайбер төбәкләрдә катлаулы вазгыять саклана дип белдерде (бигрәк тә Себердә). Федерациянең мондый субъектларында ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре федераль штаб дәрәҗәсендә хәл ителә.
Моннан тыш, вице-премьер чираттагы тапкыр ягулык белән бәйле кыенлыклар вакытлы характерда, ә хөкүмәт эчке базарны тулы күләмдә тәэмин итүне тизрәк торгызу өчен барысын да эшли, дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз