news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новак Россия Федерация Советында бензин бәясенең ни өчен артуы хакында сөйләячәк

Сенаторлар энергетика министрын пленар утырышларына чакырды.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Новак Россия Федерация Советында бензин бәясенең ни өчен артуы хакында сөйләячәк. Аны сенаторлар пленар утырышларына чакырды. Бу хакта, Валентина Матвиенко сүзләренә сылтама белән, RT яза.

Сенаторлар РФ энергетика министрлыгы бензин бәяләре арту мәсьәләсен ничек хәл итүе белән кызыксына, - дип белдерде Матвиенко. Моннан тыш, Новак көзге-кышкы чорга әзерлек турында сөйләячәк/

Федерациясе Советының әлеге утырышы 13 июль көнне узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot