news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Норвегиядә урманчылар чемпионатында Чабаксар егете бронза медаль алды

2-5 августта Норвегиянең Лиллехаммер шәһәрендә Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты-2018 узды.

Норвегиядә урманчылар чемпионатында Чабаксар егете бронза медаль алды
minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). 2-5 августта Норвегиянең Лиллехаммер шәһәрендә Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты-2018 узды. Урманчылар чемпионатында шәхси зачетта Чабаксар егете Артем Шашков бронза медаль алды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лиллехаммерда булып узган Урман аударучылар арасында дөнья чемпионаты кысаларында өч көн эчендә Россия командасы башка илләрдән килгән урман аударучылар белән көч сынашты. 5 техник дисциплина төрендә: урман аудару, чылбыр алмаштыру, төгәл кисү, катнаш кисем белән кисү һәм ботак кисүдә ярышты.

Дөнья чемпионатына 28 илдән вәкилләр килде. Россиянең җыелма командасы гомумкоманда зачетында 10нчы урынны яулады. Катнаш кисем белән бүрәнә кисү дисциплинасының шәхси зачетында Чабаксардан Артем Шашков бронза медаль алды. 120 катнашучы арасындагы шәхси беренчелектә беренче урынны Петрозаводскидан Илья Швецов яулады.

  • Урман аударучылар арасында дөнья күләмендәге беренче чемпионат 1970 елда уза. Чемпионатлар элек ел саен уздырыла торган була, ә 1996 елдан башлап ике елга бер мәртәбә үткәрелә башлый. Чараны оештыручы булып Халыкара урман аударучылар ассоциациясе – International Association Logging Championships тора. Ассоцияция 28 илне берләштерә.

Лиллихаммер шәһәренә Россия делегациясе составында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның баруын хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100