news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Норвегиядә һәлакәткә очраган суднода Россия кешеләре дә бар

Меңнән артык кешене вертолет белән эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Норвегиядә диңгез яры буенда һәлакәткә очраган Viking Sky судносы экипажы составында Россиядән өч граждан бар. Бу турыда шимбә көнне Россиянең Норвегиядәге илчелегендә хәбәр иттеләр. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Норвегиянең көнбатыш яр буенда судноның двигателе ватылып, ул туктап калган. 1,3 мең чамасы кешене вертолет белән эвакуацияләгәннәр. Эвакуация эшләрен башлагач, дулкыннар лайнерны ярга китергән. Соңрак бер двигательне эшләтеп, бу проблеманы хәл иткәннәр. Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә лайнер бортыннан йөзгә якын кешене эвакуацияләгәннәр.

«Көньяк Норвегиянең берләштерелгән эзләү-коткару операцияләре координация үзәге мәгълүматлары буенча эвакуация эшләре бара. Пассажирлар арасында Россия гражданнары юк, әмма экипажның өч әгъзасы - Россиядән», - диелгән илчелекнең фейсбуктагы хәбәрендә.

Илчелек Россия гражданнарына ярдәм итү буенча Норвегия вәкилләре белән элемтәдә тора.

Һәлакәт урынында һава торышы катлаулы булуы күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot