news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Норвегия Россия номерлары куелган автомобильләрне кертүне туктата

Бүгеннән Норвегиягә Россиядә теркәлгән автомобильләргә керү тыела. Әлеге чара җирле вакыт буенча төн уртасында, яки Мәскәү вакыты белән 1.00 сәгатьтә гамәлгә кергән. Бу хакта РИА Новости яза.

Тыю кертеләчәге турында 29 сентябрьдә билгеле булды. Ул тугыз яки аннан да азрак урынлы шәхси машиналарга кагыла. Мондый транспортка илгә хәтта вакытлыча керү дә рөхсәт ителми.

Даими рәвештә Россиядә яшәүче Норвегия яки Европа Берлеге гражданнары, шулай ук аларның туганнарының машиналары, дипломатик транспорт һәм халыкара оешмаларга караган машиналарга искәрмә ясала.

Элегрәк Европа комиссиясе санкцияләнгән исемлектәге Россиядә җитештерелгән яки аннан кертелгән товарларны сатып алу, импортлау яки Европа берлегенә тапшыру тыела, дип аңлаткан иде. Шуңа күрә Европа Берлеге территориясенә Россия Федерациясендә теркәлгән автомобильләрдә керү тыелган импорт буларак каралырга тиеш.

Россия номеры куелган машиналарга керү тыюны Европа Берлегенең Болгария, Германия, Латвия, Литва, Польша, Финляндия һәм Эстония кебек илләре керткән инде.

Европа Берлегенең Россиягә каршы санкцияләренең 11 нче пакетына кичә Норвегиянең кушылуы билгеле булды.

Элегрәк Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин санкцияләргә карамастан Россия икътисады торгызыла алды, дип белдерде. Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Көнбатыш илләре Россиягә каршы чикләү чараларын кырысландыра башлады. Махсус операциянең максатка ирешкәнгә кадәр дәвам итәчәген Россия хакимияте инде берничә тапкыр белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100