news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Норвегия банкы мөселманнарга һәм яшьләргә "хәләл" кредитлар бирә башлаган

Storebrand банкы тарафыннан кертелгән процентсыз кредитлар исламда процентлар алуны тыючы шартларга туры килә.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Дмитрий Родионов). Норвегиянең Storebrand банкы ислам кануннарына нигезләнгән "хәләл" кредитлар тәкъдим итә башлаган. Storebrand банкы тарафыннан кертелгән процентсыз кредитлар исламда процентлар алуны яки акча кредитлары җыемын тыючы гамәлләргә туры килә, дип яза The Local.

Storebrand банкы сайтында "хәләл" дип аталучы кредитлар күрсәтелгән. Аерым алганда алар торак алырга ниятләгән, әмма дин кануннары буенча гадәти кредит алу мөмкинлеге булмаган мөселманнарга юнәлдерелгән. Андый кредитлар шулай ук яшьләргә үз торакларын булдырырга ярдәм итә алачак.
Банкир идеясе зур кызыксыну уяткан – атна дәвамында 300ләп кеше яңа кредит төрләре буенча банкка мөрәҗәгать иткән.

Норвегия банкы белгечләре "хәләл" кредит бирүнең үзенчәлекләрен исәпкә алу өчен Бөекбритания һәм Малайзия коллегаларыннан консультация алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100