Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нормативтан өч тапкыр ким: Татарстанда вакытлы матбугат сату өчен киоск дефициты күзәтелә
Татарстанда вакытлы матбугат сату өчен киоск һәм павильоннар җитми. Республикада алар барысы — 168, күбесе — Казанда. Бу хакта журналистларга Татарстан Басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова хәбәр итте. Ул бу турыда киосклар һәм павильоннарда басма продукцияне ваклап сату инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә сөйләде.
«Республикада басма тармакны саклап калу гына түгел, аны үстерү дә кирәк. Безнең гражданнар газета һәм журналлар укырга ярата, әмма бу хезмәт соңгы елларда күп сәбәпләр аркасында файдаланып булмый торганга әйләнде. Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында рейтингта 63нче урында тора. Бездә 23 мең гражданга бер матбугат киоскы туры килә. Нормативлар буенча бездә 600 киоск эшләргә тиеш, ә бездә 168 киоск бар», — диде ул.
Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында Басма индустрия предприятиеләре берлеге җитәкчелеге, шулай ук ил субъектларында матбугат таратучылар катнашында түгәрәк өстәл ачылды. Үз тәҗрибәләре турында Татарстан, Мәскәү, Воронеж, Липецк башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре сөйләде.
Очрашуда катнашучылар мәгълүматларына караганда, хәзер Татарстанда Матбугат сату өчен киоск, павильоннар һәм башка стационар булмаган объектлар саны нормативтан өч тапкыр кимрәк. Гомумән алганда, мондый проблема бөтен ил өчен кискен тора — бер ел эчендә Россиядә вакытлы матбугат сату буенча меңнән артык киоск ябылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз