Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Норманд дүртлеге” илләренең тышкы эшләр министрлары Берлинда очраша
Моннан тыш, саммитка әзерлек кысаларында, 11 февральдә Украина буенча элемтә төркеме очрашуы уздырыла
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүгенгә, 9 февральгә, Берлинда экспертларның “норманд дүртлеге” илләренең (Россия, Франция, Германия һәм Украина) тышкы эшләр министрлары катнашында планлаштырылган киңәшмәсе чәршәмбе Минскида узачак югары дәрәҗәдәге очрашуга әзерлек эшенең бер өлеше булырга тиеш.
Кичә Россия Президенты Владимир Путинның матбугат хезмәте белдергәнчә, Германия канцлеры Ангела Меркель, Франция Президенты Франсуа Олланд һәм Украина Президенты Петр Порошенко катнашында узачак саммит кысаларында, 11 февральдә Украина буенча элемтә төркеме очрашуы уза.
«Новости» РМА хәбәр итүенчә, Берлинда экспертлар очрашуында Россия ягыннан РФ тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин катнаша, ул исә сөйләшүләрнең нечкәлекләрен шәрехләүдән баш тартты. Элек Россия Тышкы эшләр министрлыгы, экспертлар белән БМО тынычлык саклаучыларын җибәрү идеясе турында фикер алышу булачак, дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз